Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Февраль белән мартта һава торышы нинди булачак?

Февраль ае климатик нормадан 1,5 градуска югары булачак

Һава температурасы -20 градустан түбәнрәк төшкән бердәнбер көн – 5 гыйнвар булган. Гадәттә, уртача климатик норма буенча андый көннәр алты-җиде була икән.
– Шул ук вакытта мондый җылы көннәр өчен метеобәйле кешеләргә “түләргә дә” туры килде. Гыйнварда һава басымының кинәт төшүе унөч тапкыр күзәтелде, – диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Белгечләр алдагы айларда нинди һава торышы көтеләчәген дә хәбәр итте. Февраль ае климатик нормадан 1,5 градуска югары булачак. Явым-төшемнәр  норма буенча – 34 мм булыр дип көтелә.

– Март язның беренче ае саналса да, ул чынлыкта кыш. Күпьеллык кклиматик күрсәткечләрдән күренгәнчә, чын яз 31 март-3 апрель аралыгында башлана. Мартта һава температурасы да, явым-төшем дә климатик нормада булачак, – диде Юрий Переведенцев.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев