Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Февраль җылы булырмы?

Метеорологлар февраль нормадан җылырак булыр, дип фаразлый

Февральдә уртача температура нормадан югарырак булачак, әмма һава торышы тотрыклы булмаска мөмкин — кинәт җылытачак һәм суытачак. Бу турыда РИА Новости Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".

«Метеорологлар февраль нормадан җылырак булыр, дип фаразлый, бу чыннан да шулай, әмма декабрь аен искә төшерегез: уртача айлык температура нормага туры килде, ләкин айның беренче яртысы экстремаль салкын, ә икенчесе экстремаль җылы булды. <…>», - диде Вильфанд.

Синоптик сөйләгәнчә, «күпкә өметләнгәнннән соң иң ачы күңел кайту була», шуңа күрә яз килде дип уйларга кирәкми: кар катламы гадәттә апрельнең беренче ункөнлегендә эри башлый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев