Февральнең беренче көнендә Татарстанда томан һәм -14 градус салкын көтелә
Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана
Иртәгә, 1 февральдә, Татарстан территориясендә томан, бозлавык көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Һава торышы аязучан болытлы була. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
«31 гыйнварда кич, 1 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән томан төшәргә мөмкин», - дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы -2..-7 градус, урыны белән -14 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -2..-7 градус фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев