Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Әгерҗедә бүген боз яварга мөмкин

Шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы фаразлану сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә хәбәр иттеләр.

Идарә мәгълүматлары буенча, 31 майда, көндез һәм кич, Татарстан территориясендә, шул исәптән Әгерҗе районында да, көчле яңгыр, яшен һәм боз явуы, секундына 20 метр тизлектә җил көтелә.

Республика башкаласында көндез һәм кич яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе көчле җилнең һәм яшеннең куркыныч булуы турында кисәтә. Урамга чыкмаска, тәрәзә төбеннән авыр әйберләрне алып куярга киңәш ителә.

Урамда электрүткәргечләре, йорт түбәсе, реклама такталары янында тормаска кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев