Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Гыйнвар ахырында Татарстанда аномаль җылы һәм явым-төшем аз булачак

Якын көннәрдә Казанда көндезге температура -5...-6 градус, төнге сәгатьләрдә -7...-8 градус булачак

Бу атнада Татарстан башкаласына аномаль җылылар килде. Ай ахырына кадәр шәһәрдә явым-төшем дә аз булыр дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Якын көннәрдә Казанда көндезге температура -5...-6 градус, төнге сәгатьләрдә -7...-8 градус булачак. Бу кыска вакытлы җылыну. Элегрәк без суык һава торышын алып килгән Идел буе антициклоны йогынтысында идек. Ләкин хәзер безгә җылы һава массалары килә. Без Атлантикадан килгән циклон перифериясендә. Якын көннәрдә Казанда тәүлеклек уртача һава температурасы нормадан 5-6 градуска югарырак булачак. Мондый җылы һава торышы атна ахырына кадәр дәвам итәчәк», – диде ул.

КФУ спикеры алдагы ун көндә Казанда тәүлеклек уртача температураның нормадан 4 градуска югарырак булачагын билгеләп үтте. Бу атнада бераз кар яварга мөмкин. Шул ук вакытта шәһәрдә явым-төшем аз күзәтелә.

«Гыйнварда без явым-төшемнең аз булуын күрәбез. «Казан университеты» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, шәһәр үзәгендә кар катламының биеклеге хәзер 40 см тирәсе», — дип белдерде Переведенцев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев