Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Ял көннәре алдыннан +3 градуска кадәр җылытачак

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә

Татарстанда яллар алдыннан температура фоны сизелерлек күтәреләчәк. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.

Иртәгә, 21 декабрьдә, республикада аязучан болытлы булачак. Урыны белән кар явачак (төнлә –  шул исәптән Казанда да). Төньяк-көнбатыштан исәчәк талгын җилнең юнәлеше төньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Төбәк буенча төнге сәгатьләрдә һава температурасы -9..-14 градус, ә аязган вакытта -19 градус (Татарстан Республикасы башкаласында –  -10..-12 градус, аязган вакытта -14 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез көн -7..-12 градуска кадәр җылына (Казанда – -8..-10).

22 декабрь, ягъни пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -13..-18 градус, ә аязган вакытта -19..-24 градус булачак. Әмма көндезге сәгатьләрдә төбәктә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин, һава -2..-7 градуска кадәр җылыначак. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, тәүлекнең якты вакытында көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исә торган талгын җилнең тизлеге секундка 15-17 метрга кадәр көчәя башлаячак.

23 декабрь, җомга көнне, метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстанда кар һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем, урыны белән буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлекле көчле җил фаразлана. Юлларда бозлавык катачак. Төнлә -2..-7 градус, көндез -2.. +3 градус җылылык көтелә.

«Татар-информ» атна азагына циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында республикага кар һәм плюсле температура кайтачагын хәбәр иткән иде.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев