Ял көннәрендә Татарстанда җылы булачак
Киләсе атна башында һава торышының циклон характеры сакланыр
Бүген Татарстанда яңгырлы салкынча һава торышы көтелә — термометр баганалары көндез +17 градустан югары күтәрелмәячәк. Шулай да, ял көннәрендә республикада янә җылыта, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Яңгырлар сакланачак, әмма 9 сентябрьдә һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +17.. +22 градуска кадәр күтәрелә. Якшәмбе, 10 сентябрьдә, бераз салкынрак булачак — +15.. +20 градус.
Киләсе атна башында һава торышының циклон характеры сакланыр, дип фаразлана. Аз гына яңгырлар, төньяктан җил булырга мөмкин. Төнлә җылылык 6-11 градус, ә көндез 14-19 градус градус көтелә. Шулай итеп, синоптиклар әйтүенчә, уртача тәүлеклек температура нормага якынлаша.
Элегрәк метеоролог татарстанлыларга әбиләр чуагы башлануын кайчан көтәргә икәнлеген сөйләгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев