Ялларда көннәр салкынайта һәм яңгыр көтелә
Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк
Татарстанда антициклон йогынтысындагы һава шартлары атна азагында гына үзгәрә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе, 24 майда, республикада төнлә +8..+17 градус көтелә. Көндез һава температурасы +26..+31 градуска кадәр күтәрелә.
Пәнҗешәмбе, 25 майда, төбәктә тагын да эссе һава торышы була. Төнлә һава температурасы +11..+19 градус, ә көндез +27..+32 градус була. «Җомга, 26 майда, шундый ук һава торышы саклана», - дип кисәтә синоптиклар.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә һәм якшәмбе, 27-28 майда, Татарстан аша уза торган атмосфера фронты температураның акрынлап төшүенә китерәчәк. Төбәктә урыны белән яңгыр көтелә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республика территориясендә һава температурасы майның соңгы декадасында нормадан 6 градуска югары була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев