Ялларда салкынча һава торышы һәм бераз явым-төшем көтелә
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә
Татарстанда бу атна ахырына кадәр салкынча һава торышы саклана, бераз явым-төшем көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.
Бүген, 26 гыйнварда, республика антициклон йогынтысында булачак, урыны белән бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -11..-16 градус (аязган вакытта -20 градуска кадәр), көндез -7..-12 градус тәшкил итәчәк.
Шимбә, 27 гыйнварда, төбәк территориясендә көньяк циклон перифериясе йогынтысы аркасында бераз кар явачак. Җиңелчә буран булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -8..-13, көндез -4..-9 градус тәшкил итәр дип көтелә.
Якшәмбе, 28 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы фаразлана, бераз кар яварга мөмкин. Һава температурасы төнлә -9..-14 градус (аязган вакытта -18 градуска кадәр), көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, дүшәмбе һәм сишәмбе, 29 һәм 30 гыйнварда, төбәктә тыныч һава торышы урнаша, төнлә -9..-14 градус, көндез исә -3..-8 градус салкын булачак. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев