Июньдә һава торышы нинди булачак
Татарстанда җәйнең беренче көнендә яшенле яңгырлар фаразлана, ә термометрның терекөмеш баганасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк
Июнь аенда Татарстанда һава температурасы һәм явым-төшем күләме климатик норма чигендә булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җәйнең беренче аена шундый фаразы белән уртаклашты.
Синоптиклар искәрткәнчә, Татарстанда нормаль уртача айлык температура – 17,8 градус, Казанда 18,3 градус тәшкил итә.
Июнь аенда төбәк өчен климатик явым-төшем нормасы – 60 миллиметрга, республика башкаласы өчен 57 миллиметрга тигез.
Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 1-4 июньгә һава торышын фаразлаган иде. Әйтик, Татарстанда җәйнең беренче көнендә яшенле яңгырлар фаразлана, ә термометрның терекөмеш баганасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев