Кама елгасында батып үлгән ир-ат мәетен тапканнар
Ир-атның коткару жилеты да булмаган
Коткаручылар Татарстанның Алексеевск районында, Кама елгасында ир-ат мәетен тапкан. Ул балык тоткан вакытта суга батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомство хезмәткәрләре Татарстанның Алексеевск районы Лебяжье авылы янында, Кама елгасында 29 яшьлек ир-атның мәетен судан чыгарган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган. Соңгы тапкыр әлеге ир-атны 3 июньдә көндез шушы тирәдә көймәдә күргән булганнар.
Якынча мәгълүматлар буенча, ул көймәдән егылып төшкән һәм суга баткан. Искәртеп узабыз, ир-атның коткару жилеты да булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев