Көчле җил һәм томан булачак
Республикада җылы, әмма дымлы һава торышы булачак.
(Казан, “Татар-информ”). Бүген, 21 октябрьдә, Татарстанда төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Моннан тыш, республикада көньяк-көнбатыштан 15-17 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Вакыты белән яңгыр яварга мөмкин.
Төнлә һава температурасы 2 градус булачак. Көндез 9-14 градуска кадәр җылытачак. Республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә җылырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев