КФУ метеорологы февральнең беренче декадасында аномаль җылылык көтелүен әйтте
Ай башында температура норма буенча -12..-13 градус тәшкил итәргә тиеш
Февральнең беренче декадасында Казанда һава температурасы нормадан дүрт градуска югарырак булачак. Якын көннәрдә бураннар көтелми. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
«Ай башында температура норма буенча -12..-13 градус тәшкил итәргә тиеш. Февральнең беренче декадасы, гадәттә, кышта иң салкыны була, әмма быел бөтенләй башка төрле вазгыять күзәтелә», - дип искәртте ул.
КФУ спикеры аңлатканча, әгәр хәзер безнең төбәктәге һава торышына Себер яки Арктика йогынты ясаса, көннәр бик салкын булыр иде. Февраль аенда Казанда уртача айлык температура норма буенча -10, айлык явым-төшем күләме 40 миллиметр чамасы тәшкил итә. Россия Гидрометеоүзәге фаразлавынча, кышның соңгы аенда Казанда һава температурасы бер градуска югарырак, ә явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев