Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Климатолог Татарстанда әбиләр чуагы булмаска мөмкинлеген әйткән

Алтын көз антициклон тәэсирендә килә, ул вакытта коры, кояшлы һава торышы саклана

Белгеч Татарстанда әбиләр чуагы булмаска мөмкинлеген әйткән.

Географик фәннәр докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев  Казандагы кыска вакытлы җылы көннәрнең әбиләр чуагы булмавын әйткән. Аның сүзләренчә, кояшлы коры көннәр көнбатыш процессы тәэсирендә булган.

«Дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә без Атлантик циклонның җылы секторында идек, шуңа күрә Казанда җылы булды. Хәзер без аның тыл өлешенә күчәбез, димәк, төньяк агымнар өстенлек итә. Әмма бу әбиләр чуагы түгел иде», — дип ачыклык кертте ул.

Переведенцев хәбәр итүенчә, әбиләр чуагы безнең полосада ешрак сентябрь урталарында яки аның икенче яртысында, бик сирәк кенә октябрьдә була. Алтын көз антициклон тәэсирендә килә, ул вакытта коры, кояшлы һава торышы саклана.

Белгеч якын көннәрдә татарстанлылар әбиләр чуагын күрмәячәк, дип тә әйткән.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев