Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Май бәйрәмнәрендә россиялеләрне нинди һава торышы көтә?

Май бәйрәмнәрендә көннәр чагыштырмача җылы булачак?

Май бәйрәмнәрендә Россиянең урта өлешендә җылы һава торышы көтелә, дип белдерде «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Май бәйрәмнәрендә көннәр чагыштырмача җылы булачак», - диде Шувалов матбугат конференциясендә.

Ул ачыклык керткәнчә, монда Россиянең урта өлеше хакында сүз бара. Биредә һава температурасы нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, бу исә «дачада эшләргә мөмкинлек бирәчәк».

Шул ук вакытта, метеоролог төньякта әлегә җылы көннәр көтелмәвен әйтте. Россиянең көньягында исә (анда хәзер дә температура нормадан алты градуска югары) мондый һава торышы бәйрәмнәрдә дә сакланачак, диелә хәбәрдә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев