Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ниһаять, җылыта. Кайчан?

    Атна уртасында Татарстан территориясендә 25 градуска кадәр җылы булуы көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәге алдагы өч көндә һава торышы турында хәбәр итте.

    (Казан, "Татар-информ").

    Актив циклон көнчыгышка күчкән, республика аның салкын өлешендә калган. Татарстанга төньяк агымнар белән салкын һава килә. Аерым районнарда бераз яңгырлар көтелә.

    Бүген салкынча һава торышы саклана, урыны белән яңгыр явачак. Төнлә температура +3.. +8 градус, көндез +12..+17 градус җылы була.

    Чәршәмбе, 14 августта Татарстанда урыны белән яңгыр көтелә. Температура азрак җылына башлый. Төнлә +6..+11 градус, көндез +15..+20 була.

    Пәнҗешәмбе, 15 августта, төнлә +8.. +13 градус, көндез +20.. +25 градус була. Бераз яңгыр яву ихтимал. 

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/12/191458/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: