Республикада буран, көчле җил һәм -3 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Шуңа бәйле рәвештә, республикада кисәтү игълан ителде
Бүген, 17 гыйнварда, Татарстанда карлы һәм бик җилле һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада көн болытлы булачак. Тәүлекнең якты вакытында төбәктә, Казанны да кертеп, кар ява. Буран чыгачак, кайбер урыннарда көчле буран көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә, республикада кисәтү игълан ителде.
Көньяк-көнчыгыштан 15-20 метр тизлектә искән җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртә. Шул ук вакытта, аның тизлеге урыны белән секундына 22 метрга, ә кайбер урыннарда, шул исәптән Татарстан башкаласында да, 25-27 метрга җитә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.
Республикада көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -3..-8 градус, Казанда -3..-5 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев