Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Россиядә аномаль җылылык көтелә

Россиянең кайбер төбәкләрендә һава температурасының климатик нормадан 8-12 градуска югарырак булуы көтелә

Бу атна азагында Россиянең кайбер төбәкләрендә һава температурасының климатик нормадан 8-12 градуска югарырак булуы көтелә. Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".

Аның сүзләренчә, Уралның төньягында сизелерлек җылытачак. Екатеринбургта һава температурасы климатик нормадан 8-10 градуска югарырак булачак. Бу шулай ук Омск, Томск, Новосибирск өлкәләренә дә кагыла.

Идел буе федераль округының төньягында температура климатик нормадан 10-12 градуска югарырак булачак. Биредә Түбән Новгород һәм Киров өлкәләре, Пермь крае хакында сүз бара.

Атна ахырында Красноярск краеның үзәк һәм көньяк районнарында һава температурасы климатик нормадан 12 градуска югарырак булачак: һава массалары Атлантикадан аномаль җылылык алып киләчәк.

Үзәк федераль округта атна дәвамында җылы һава торышы көтелә. Россиянең үзәк өлешендә температураның түбәнәюенә дә карамастан, һава температурасы климатик нормадан 2-4 градуска югарырак булачак, дип белдерде галим.

Шуның белән бергә, Якутиянең кайбер районнарында термометрның терекөмеш баганасы Цельсий буенча -62 градуска кадәр түбәнәячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев