Сак булыгыз: Татарстанда буран көтелә
Җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр җитәчәк
Синоптиклар хәбәр итүенчә, иртән һәм көндез республикада буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге 16 м/с ка кадәр җитәчәк, кар көртләре барлыкка киләчәк.
Ел башыннан бирле Татарстанда айлык явым-төшемнең 1-1,5 нормасы төшкән. Казанда 48 мм явым-төшем яуган, бу гыйнвар нормасының 144%ын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев