Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Сак булыгыз: түбәдән кар төшү куркынычы бар

Соңгы арада җылы һава торышы саклану һәм кар күп яву сәбәпле, түбәләрдән кар төшү очраклары күзәтелә башлады.

Шул уңайдан район башлыгы Валерий Макаров күпкатлы йортларга хезмәт күрсәтүче оешмалар алдына түбәләрне кар-боздан чистарту бурычы куйды.

  • Соңгы көннәрдә генә ун күпкатлы йорт түбәсен чистарттык. Йортларны һәр көнне әйләнеп чыгып, куркыныч тудыручы урыннар бармы-юкмы икәнлеген күзәтәбез. Әлеге эш – безнең даими контрольдә, – ди Идарәче компания директоры Рөстәм Вәлиев.

Оешма-предприятие хуҗалары алдына да шушы ук бурыч куела.

  • Бәла-каза килгәнне көтмәгез, чарасын күрегез, – дип өнди район башлыгы.

Шәхси йортларда яшәүчеләр дә әлеге өндәмәгә колак салсыннар иде. 

Әгәр бина янында кардан чистарту эшләре алып барылганлыгы турында чикләү билгесе тора икән, аңа якын бармаска, бала коляскаларын, машиналарны биналарга якын урында калдырмаска кебек гади генә кагыйдәләрне дә исегездән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев