Синоптик яз иртәрәк килү сәбәпле, ташуга әзер торырга кирәклеген кисәтте
Февраль аенда гына да айлык нормага якын кар яуды
Әгәр яз җылы булса, су басу ихтималы зур. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шулай, ди.
– Быел кар күп. Февраль аенда гына да айлык нормага якын кар яуды. Алты көн эчендә 31 мм кар төште. Ә айлык норма 37 ммны тәшкил итә. Гыйнвар ае салкын булса ике айлык кар яуды. Бездә быел кар күп. Республикада карның биеклеге 91 сантиметрны тәшкил итә. Әгәр яз иртә килеп, кинәт кенә җылытып та җибәрсә су басарга мөмкин, – ди профессор. –Яз кайчан киләсен төгәл әйтә алмыйбыз. Безнең климат өчен ул гадәттә 31 март белән 3 апрель арасында килә. Әмма быел иртәрәк дә булырга, март башында ук яз килергә мөмкин. Шуңа күрә һәр оешма ташуга әзерләнә башласын иде.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/02/134319/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев