Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Синоптик корылык турында кисәтте

Явым-төшем дефицитын өченче декада күзәтәбез

Республиканың Гидрометеорология үзәге Татарстанның биш районында туфрак корылыгын теркәгән. Июньнең өченче декадасында да хәл үзгәрмәячәк дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Биш метеорология станциясе мәгълүматлары буенча туфрак корылыгы теркәлде. Беренче декада мәгълүматлары буенча, башта ул Азнакайда, ә икенче декада мәгълүматлары буенча тагын дүрт станциядә – Минзәлә, Арча, Мөслим, Зур Кайбычта теркәлде. Шулай ук станцияләрнең берсендә коры (кызу) җил теркәлгән, ләкин ул инде актуаль түгел», – диде ул.

Спикер аңлатканча, пробалар һәр ун көн саен агрометеорологик күзәтүләр үткәрелгән станцияләрдә алына. Туфрак үрнәкләре өйрәнелә һәм киптерелә. Белгечләр аларда нинди дым запаслары булуын билгели.

«Без мондый процедураны ун көн саен үткәрәбез. Туфрак корылыгы – куркыныч күренеш, ул өч декада рәттән күзәтелә, сөрү катламында дым запасы 10 миллиметрдан кимрәк», – дип өстәде Феликс Гоголь.

Гидрометеорология үзәге башлыгы соңгы елларда республикада куркыныч агрометеорологик күренешләр еш күзәтелүен аңлатты. Быел дым җитмәү яздан ук билгеләп үтелә.

«Апрельдән республика буенча, бигрәк тә көнчыгыш районнарда явым-төшем дефициты күзәтелә. Ул майда булды һәм июнь дәвамында саклана», – дип белдерде әңгәмәдәш.

Башка метеостанцияләрдә туфракның сөрү катламында куркыныч әлегә метеокүренеш чикләрен үтмәгән. Бу атнада пробалар алыначак.

Эксперт мондый күренеш башка районнарда да булу мөмкинлеген кире какмый, чөнки явым-төшем дефициты саклана.

Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 27 һәм 28 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава сакланачак, явым-төшем көтелми. 27 июньдә көндезге сәгатьләрдә һава 20-25 градуска кадәр җылыначак, ә 28 июньдә 22-27 градуска кадәр җылыта.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев