Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Синоптиклар бүген яшенле яңгыр булачагын кисәтә

    Секундына 15–20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил көтелә.

    Татарстан синоптиклары республика территориясендә һәм төнлә һәм көндез 
    урыны белән көтеләчәк яшенле яңгырлар турында кисәтә.

    Моннан тыш, секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булуы ихтимал.

    13 июньдә секундына 16-21 метрга кадәр көчле җил фаразлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

    Республика районнарында урыны белән төнлә, шулай ук күпчелек районнарында көндез яңгыр явачак. 13 июньдә һава температурасы 6дан 11 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 16, 21 градуска кадәр җылы көтелә. 

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: