Синоптиклар ял көннәренә фараз бирде
Һава торышы нинди булачак?
Бүген, 28 октябрьдә, Татарстанда антициклон йогынтысында коры һәм кояшлы, әмма салкын һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
Һава температурасы көндез Татарстанда 0, +5 градуска кадәр, Казанда +2...+4 градуска кадәр җылы булачак.
Ял көннәрендә Татарстанда кар һәм яңгыр явачак, көчле җил исәчәк, дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев