Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Синоптиклар Татарстанда 36 градуслы эссе турында кисәтте

Республика буенча урыны белән яңгыр яварга мөмкин

Бу атнада Татарстанда һава температурасының 36 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 10 һәм 11 августта төнлә һава температурасы +11…+17 градус, ә көнбатыш районнарда +22 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +28…+33 градус җылы булачак. Республика буенча урыны белән яңгыр яварга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 12 августта, төнлә һава температурасы 12-22 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 31-36 градуска кадәр күтәреләчәк.

Җомга, 13 августта, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы 18-23 градус, ә көндез 31-36 градус җылы булуы фаразлана.

Шимбә, 14 августта, урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Төнлә һава температурасы +15…+20 градус, ә көндез +25…+30 градус булуы көтелә.

КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, 15 августка кадәр Казанда һава температурасы климатик нормадан 5 градуска кадәр югары булачак. 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев