Синоптиклар Татарстанда һава торышы бозылу турында кисәтә
Көнбатыштан секундына 15-18 метрга кадәр тизлектә исә торган җил көтелә.
Бүген,14 октябрьдә, төнлә һәм көндез, республика территориясендә җил тизлеге көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте кисәтә.
Һава торышы көндезге сәгатьләрдә +8-9,төнлә +5 градус булачак. Иртәнге сәгатьләрдә яңгыр яумый, ә көндез һәм кич яңгыр булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев