Татарстан Гидрометеоүзәге: Бераз туктап торганнан соң, тагын өч көн кар явачак
Өч көндә Татарстан янә буран һөҗүменә дучар булачак
Татарстанда кар тагын өч көн явачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе федераль дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сергей Захаров Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.
«15 гыйнвардан һава торышының характеры көчле явым-төшем алып килгән Арктика циклоннары, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр көчәю һәм күз күременең начараюы белән билгеләнә. Казанда 15еннән бирле айлык норманың – 17, республикада 33-78 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелде. Иртәгә зур булмаган тәнәфес көтелә, урыны белән бераз кар явачак, көндез явым-төшем көтелми, һава температурасы -10 градус тирәсе тәшкил итәчәк. Бу көнне чираттагы һөҗүмгә әзерләнү өчен файдаланырга кирәк», - диде ул.
Сергей Захаров сүзләренчә, алдагы өч көндә Татарстан янә буран һөҗүменә дучар булачак.
«19 гыйнвар төнендә явым-төшем көтелми, иртән һәм көндез кар явачак, урыны белән буран чыгачак. Көндез һава температурасы -1..-6 градус тәшкил итә. 20 гыйнварда исә җепшек кар көтелә, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк, төнлә -1..-6 градус салкын булачак. 21 гыйнварда төнлә янә җепшек кар, буран көтелә, көндез бераз кар ява, һава температурасы көндез һәм төнлә -2..-7 градус тәшкил итәчәк. 19-21 гыйнварда айлык норманың 60 проценты күләмендә явым-төшем күзәтеләчәк», - дип сүзен төгәлләде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев