Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу турында кисәтә
Республикада томан, буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
(Казан, «Татар-информ»). Татарстанда актив көньяк циклоны хөкем сөрү аркасында, һава шартлары кинәт начарланачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
Юеш кар һәм яңгыр ява. Синоптиклар шулай ук буран вакытында күз күреме бозылуы турында кисәтә.
Төньяк-көнбатыштан искән җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр булачак.
Татарстан юлларында бозлавык һәм кар көртләре хасил булырга мөмкин.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/24/183207/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев