Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстан синоптиклары суыклар һәм юеш карлы яңгырлар турында кисәтә

    Төнлә температура ноль градус булуы ихтимал.

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195320/

    (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясенә суыклар юеш карлы яңгырлар алып киләчәк.

    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, иртәгә, 15 октябрьдә, төбәктә чагыштырмача җылы һава торышы саклана. 16 октябрьдә явым-төшем булырга мөмкин. Тик көндезге антициклон килү белән яңгырлар тукталачак, көндез һава температурасы 4 тән 9 градуска кадәр җылы булачак.

    Киләсе ике көндә, 17 һәм 18 октябрьдә, яңгыр явачак. 17 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән юеш кар көтелә. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 0 градуска кадәр төшәчәк, көндез +4...+10 градуска кадәр җылыначак.

    Шимбә көнне, 19 октябрьдә, Татарстанда һава торышы салкын, әмма явым-төшемсез булыр дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
     

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/14/195320/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: