Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда +14 градуска кадәр салкынайтачак

Июньнең соңгы көнендә һава торышы кабат үзгәрәчәк

Алдагы көннәрдә Татарстанда һава торышының үзгәрүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

28 июньгә каршы төндә урыны белән яшенле яңгырлар явачак, ә һава торышы көндез үзгәрә башлаячак. Шулай итеп, җил төньяктан искәнлектән көндезге температура төнгегә якын булачак: 8-13 градус. Ә көндез 14-19 градус җылы була.

Чәршәмбе көнне тагын салкын һава торышы көтелә: төнлә 4-9 һәм көндез 14-19 градуска кадәр җылы була. Явым-төшем көтелми.

Июньнең соңгы көнендә һава торышы кабат үзгәрәчәк. Төнлә температура 4тән 9 градуска кадәр булса, көндез 17дән 22 градуска кадәр җылыта. Җил секундына 17 метрга кадәр фаразлана, кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә.

Алдан фаразланганча, 1 июльдә Татарстанга яңгырлы һава торышы кайтачак, ә температура 14-19 градуска кадәр төшәчәк. Шимбә көнне явым-төшемнәр туктала һәм республикада җылыта — көндез 19-23 градуска кадәр җылы була.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев