Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда 24 градуска кадәр җылыта

Мондый фаразны ТР Гидрометүзәге синоптиклары бирде

Татарстанда киләсе атна башында 24 градуска кадәр җылыта. Мондый фаразны ТР Гидрометүзәге синоптиклары бирде.

Әйтик, дүшәмбе көнне, 13 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача исәчәк. Төнлә 9-14 градус җылы булачак. Көндез 17-22 градус көтелә.

Сишәмбе көнне, 14 сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава сакланачак. Көндез һәм кич белән кыска вакытлы яңгыр явачак, шулай ук яшен дә көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән җилнең тизлеге 18 м/с. Төнлә — 9-14 градус, көндез — 19-24 градус.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев