Татарстанда +35 градуска кадәр аномаль эсселек көтелә
Явым-төшем ихтималы аз
Көнбатыш антициклоны тәэсирендә бу атнада Татарстанда аномаль эссе һәм коры һава торышы урнаша. Татарстан Гидрометеорология үзәге шулай дип фаразлый.
Бүген, 4 июльдә, республиканың көнчыгышында районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак —анда китеп баручы атмосфера фронтының йогынтысы саклана әле. Төбәкнең калган территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Шул ук вакытта термометр баганалары 31 градустан эсседән югары күтәрелмәячәк.
Әмма чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 5 һәм 6 июльдә, көндезге сәгатьләрдә һава +27, +33 градуска кадәр кызачак. Төнлә эсселек кими — 12-18 градус җылы булыр дип фаразлана. Явым-төшем көтелми.
Алга таба, метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, атна ахырына кадәр Татарстан территориясендә көндезләрен +30дан +35 градуска кадәр эссе һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз.
Алданрак «Татар-информ» республикада корылык аркасында бу атнада гадәттән тыш хәл режимы кертелү мөмкинлеге турында хәбәр иткән иде. Урманнарда янгын куркынычы гадәттән тыш югары булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Синоптиклар инде коры июль вәгъдә иткән иде, ул климатик нормадан бер градуска җылырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев