Татарстанда +5 градуска кадәр җылы булачак
Юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар
Шимбә Татарстан территориясендә алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана, явым-төшем көтелми. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә җил чыгарга мөмкин, аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр фаразлана. Һава температурасы -3..-8 градус, урыны белән -13 градуска кадәр салкынайта.
Көндез һава температурасы 0..+5 градуска кадәр күтәрелә. Юлларда бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев