Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда 50 елдан соң яңа температура рекорды куелды

Соңгы тапкыр мондый югары температура 1975 елда теркәлгән иде

Казанда чираттагы температура рекорды куелды. Кичә, 24 апрельдә, Татарстан башкаласында һава температурасы +22,8 градуска кадәр җитте. Соңгы тапкыр мондый югары температура 50 ел элек диярлек, 1975 елда теркәлгән иде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Бу көндә температура рекорды кабатлануы Казан-Аэропорт метеостанциясе мәгълүматларыннан билгеле булды.

5 апрельдә Татарстанда термометрның терекөмеш баганасы күрсәткече 2020 елгы һава температурасы рекордын узып китте, ул көнне +16 градуска кадәр җылыткан.

Искәртик, атна азагында Татарстанда +26 градуска кадәр җылылык көтелә. 28-29 апрельдә республика бик җылы һава массалары зонасында була.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев