Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда атна азагына кадәр салкынча һава торышы сакланачак

ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Татарстанда дулкынлы атмосфера фронтын узганнан соң урнашкан салкын һәм дымлы һава торышы атна азагына кадәр сакланачак, ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

23 июльдә республика төньяк-көнчыгыш һава агымы булган циклонның тыл өлешенә эләгәчәк. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Һава температурасы төнлә +10..+15, көндез +19..+24 градус булачак.

Чәршәмбегә каршы төндә, 24 июльдә явым-төшем көтелми, әмма көндез атмосфера фронты йогынтысы зонасында кыска вакытлы яңгыр булуы ихтимал. Тәүлекнең караңгы вакыты салкынчарак (+9..+14 градус), ә якты вакыты бераз җылырак (+20..+25 градус) була.

Пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә, 25, 26 һәм 27 июльдә төбәктә һава торышы сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрмәячәк. Циклонның тыл өлешендә элеккечә вакыт-вакыт кыска вакытлы яңгыр явачак.

Төнлә термометр баганалары +9..+14 градуска кадәр төшәчәк. 25 һәм 26 июльдә көндезге сәгатьләрдә +17..+22, 27 июльдә +19..+24 градус көтелә. Шулай итеп, уртача тәүлеклек температура нормадан 3-5 градуска түбәнрәк булачак, дип фаразлана.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев