Татарстанда һава торышы +35 градуска кадәр күтәреләчәк
11 июльдән "суыта"
Татарстанда алдагы тәүлекләрдә тагын да эссерәк булачак. Бүген Казанда һава торышы 30 градуска кадәр күтәрелгән булса, алдагы ике көндә һава температурасы +30, +35 градуска кадәр күтәреләчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Шуның белән бергә, һава дымлылыгы югары булганлыктан, кичләрен көчле яңгырлар да булырга мөмкин.
11 июльдән салкын һава фронты киләчәк һәм һава температурасы +23, +28 градус "кына" булырга тиеш, ди синоптиклар.
Үзегезне сакласагыз иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев