Татарстанда бик каты җил көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә
Бүген Татарстанда һава шартлары начарая. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һәм көндез республика территориясендә (шул исәптән Казанда) көньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлек белән көчле җил исәчәк. Шулай итеп, кичәге көн белән чагыштырганда, җил тизлеге бераз кими.
Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9 метрдан 17,1 метрга кадәр тизлек белән искән җил каты, ә секундына 17,2 метрдан 20,7 метрга кадәр тизлек белән исә торганы бик каты дип атала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев