Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Татарстанда әбиләр чуагы башлана

    Көндез җылылык 21 градуска кадәр җитәчәк

    Татарстанда бу атнада чагыштырмача коры һәм аз болытлы һава торышы көтелә. Көндез җылы булса да, урыны белән кырау төшүе көтелә.

    Иртәгә, 23 сентябрьдә, Татарстан антициклон йогынтысында булачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. Көндез 13-18, төнлә 6-11 градус җылы булачагы фаразлана.

    24 сентябрьдә көндез 15-20, төнлә 3-8 гардус җылы булачак.

    Фаразлар буенча, атна ахырында көндез җылылык 21 градуска кадәр җитәчәк.

    Чыганак 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: