Татарстанда һава температурасы төшә
Җомга – 13 сентябрьдә дә коры һава саклана, әмма температура бераз төшә
Якындагы көннәрдә Татарстанда, элеккечә үк, антициклон хөкем сөрәчәк. Шуның тәэсирендә республикада инде берничә көн явым-төшемсез эссе һава – чын мәгънәсендә әбиләр чуагы күзәтелә.
Әмма һава температурасы акрынлап төшә башлаячак. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, пәнҗешәмбе – 12 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Урыны белән томан. Көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9, урыны белән 12 метрга кадәр тизлектә җил.
Көндез һава температурасы +24…+29 градуска җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә +10…+15. Көнбатыш районнарда +18 градус. Җомга – 13 сентябрьдә дә коры һава саклана. Әмма температура бераз төшә: көндез +20…+25, төнлә +6…+11 градус. Шимбә – 14 сентябрьдә секундына 4-9 метр тизлетәге җил, юнәлешен алыштырып, төньяк-көнчыгышка борылачак.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы тагын да күбрәк кимеп, +4…+9, көнбатыш районнарда +12 градус тәшкил итәчәк. Көндез җылы әле: +20…+25 градус.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев