Татарстанда кар һәм буран турында кисәтү игълан ителде
Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр фаразлана
Иртәгә Татарстан территориясендә кар явачак, кайбер районнарда бозлы яңгыр, урыны белән буран, томан, бозлавык, җепшек кар көтелә. Иртән һәм көндез җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр фаразлана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә республикада яшәүчеләргә һава шартлары начарлану сәбәпле, сак булырга киңәш иттеләр.
Бигрәк тә ерак сәфәрләргә җыенучы йөртүчеләргә автомобильнең техник төзеклеген кайгыртырга кирәк. Якындагы 1-2 тәүлеккә һава торышы фаразларын карагыз. Мөмкин булганча, ерак сәфәрдән тыелып торыгыз.
Җәяүлеләргә юл аша бары тик махсус юл кичүе аша гына чыгарга киңәш ителә. Хәрәкәт итә торган транспорт алдыннан йөгереп чыкмаска, чөнки бозлавык булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта.
Җил көчәйгәндә биналардан чыгуны чикләргә кирәк. Балаларны үзләрен генә калдырмау мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев