Татарстанда көннәр салкынайта, көчле җил һәм бозлавык фаразлана
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә
14 мартта Татарстан көнбатыштан килгән анциклон йогынтысында була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, нигездә, төбәкнең көнчыгышында җепшек кар фаразлана. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә фаразлана, вакыты белән тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин, әмма Казанда түгел. Һава температурасы төшү сәбәпле, юлларда көчле бозлавык була, дип хәбәр итә синоптиклар.
Төнлә һава темперутарусы -3..-8 градуска төшә (Татарстан башкаласында – -5..-7 градус). Көндез -2..+3 гардуска кадәр җылыта (Казанда – 0..+2 градус), дип ачыклык кертә метеорологлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев