Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда начар һава торышы саклана

Атнаның беренче яртысында Татарстанда көчле бозлавык һәм явым-төшемнәр көтелә

Россиянең Европа өлешендә атнаның беренче яртысында катлаулы һава торышы көтелә. Көчле явым-төшемнәр, бозлавык һәм башка «рәхәтлекләр» көньяк циклоны килүгә бәйле. Бу хакта Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте.

Ул бу чорда автомобильчеләргә аеруча авырга туры киләчәк, диде.

«Россиянең Европа өлешендә атнаның беренче яртысында һава торышы катлаулы булачак. Мондый һава шартларында бигрәк тә автомобильчеләргә авыр шартлар була. Чөнки бозлавыктан тыш, явым-төшемнәр күп булыр дип фаразлана, шуның аркасында күз күреме начарлана, шулай ук буран аркасында юллар тараячак», – дип сөйләгән ул ТАСС сайтына.

Вильфанд аңлатканча, атнаның беренче яртысында Татарстанда көчле бозлавык һәм явым-төшемнәр көтелә. Вологда, Псков һәм Түбән Новгород өлкәләрендә – буран, көчле җил, Смоленск, Калуга, Иваново, Ярославль, Владимир, Брянск, Курск һәм Орлов өлкәләрендә бу көннәрдә көчле яңгыр һәм җил була. Пермь краенда атна башында көчле җил, Краснодар краенда көчле кар явудан тыш, яңгыр да көтелә, Кырымда көчле яңгыр явачак.

Искәртеп үтик, бүген Татарстанда көчле җил, буран, бозлы яңгыр һәм салкын һава торышы көтелә.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев