Татарстанда ноябрь уртасы климатик нормадан ике градуска җылырак булачак
Республика өчен 11-20 ноябрьдә климатик норма -3,2, ә Казан өчен -2,5 градуска тигез, дип искәртә синоптиклар
Татарстанда ноябрьнең икенче декадасында уртача һава температурасы климатик нормадан ике градуска югарырак булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республика өчен 11-20 ноябрьдә климатик норма -3,2, ә Казан өчен -2,5 градуска тигез, дип искәртә синоптиклар.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, төбәктә ноябрьнең беренче декадасы нормадан – дүрт, ә көзнең өченче ае үзе тулаем алганда бер градуска җылырак булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев