Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда өч көндә айлык явым-төшем нормасының 30-100 проценты явачак

Һава торышы сизелерлек начарлана

Көньяктан килгән циклон йогынтысында Татарстанда һава торышы сизелерлек начарлана. Өч көндә, 26-28 мартта, республиканың көнбатышында айлык явым-төшем нормасының 30-50 проценты, көньякта һәм көнчыгышта 100 проценты һәм аннан да күбрәк яварга мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фаразларда белдерелә.

Сишәмбе, 26 мартта, төбәктә явым-төшем ихтималы аз. Әмма көндез һәм кич республика, көньяк һәм көнчыгыш районнардан башлап көньяктан килгән циклонның алгы өлешендә була. Яңгыр (3-8 миллиметр) фаразлана, җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 15-18 метр тизлектә булырга мөмкин.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы татарстанлыларга томан һәм көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәрткән иде. Һава температурасы төнлә -1..-6 һәм көндез +2..+7 градус көтелә.

Чәршәмбе, 27 мартта, Татарстанга циклонның үзәге һәм аның тыл өлеше йогынты ясый. Республикада уртача һәм көчле явым-төшем көтелә: көнбатышта нигездә җепшек кар (тәүлегенә 8-15 миллиметр), ә көнчыгышта – яңгыр, җепшек кар (тәүлегенә 20-25 метр) фаразлана.

Синоптиклар шулай ук көчле җил (секундына 15-20 метр), кыска вакытлы буран, күз күреме 500-100 метрга кадәр начарлануы турында кисәтә. Урыны белән бозлавык хасил булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -3..+2, көндез 0..+5 градус көтелә. Юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, ә урыны белән кар көртләре булырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 28 мартта, төбәктә һава торышына көнчыгышка китүче циклонның тыл өлеше йогынты ясый. Җепшек кар (тәүлегенә 3-8 мм), җил төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлек белән исә, кыска вакытлы буран вакытында күз күреме начарланырга мөмкин. Һава температурасы төнлә -1..-6, көндез -1..+4 градус була.

Җомга һәм шимбә, 29-30 мартта, Татарстанда югары басым йогынтысы нәтиҗәсендә явым-төшем туктаячак. Төнлә һава температурасы -3..-8 градус көтелә. Көндез һава температурасы +3..+8 градуска кадәр күтәрелә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев