Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанда яңгырлы, әмма җылы булачак

Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк

Иртәгә, 23 июньдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава булачак. Урыны белән төнлә һәм көндез яңгырлар явуы һәм яшен яшьнәве ихтимал.

Казанда явым-төшемнәр кичен көтелә, ә көндезге сәгатьләрдә яңгыр яву ихтималы аз. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Яшенле яңгыр вакытында җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәр, дип кисәтә синоптиклар.

Республикада төнлә +11..+16 градус, көндез +19..+24 градус, ә республиканың көнчыгышында 28 градуска кадәр җылы булачак. Казанда +22..+24 җылы булыр дип көтелә.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев