Татарстанда җылыта
Буран һәм көчле җил булачак
Бүген, 16 нчы гыйнварда, Татарстанда җылы һава торышы көтелә. Көндез 1-6 градус салкын булачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Синоптиклар бүген республикада буран һәм көчле җил булуы турында кисәтә, җилнең тизлеге секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә 10-15 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала, дип яза Ватаным Татарстан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев