Татарстанга -33 градус салкыннар килә
Юлларда бозлавык барлыкка килә
Бу атнада көчле булмаган бураннардан соң Татарстанга тагын -33 градуслы салкыннар киләчәк. Бу ТР Гидрометүзәге тараткан фараздан килә, дип яза "Татар-информ".
Сишәмбе көнне циклон һәм аның атмосфера фронтлары тәэсирендә Татарстан территориясендә кар явачак. Казанда тәүлек эчендә 4-5 миллиметр кар ява, республика буенча — 3-7 миллиметр. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -11дән -16 градуска кадәр тәшкил итәчәк, көндезге сәгатьләрдә -4, -9га кадәр җылыначак. Юлларда бозлавык барлыкка килә.
Чәршәмбе, 14 февральдә, төбәк Скандинавиядән Россиянең Европа территориясенә күчәчәк чираттагы антициклон йогынтысына эләгәчәк. Атмосфера басымы шактый артачак, явым-төшем тукталачак, температура фоны сизелерлек түбәнәячәк (нормадан 9-14 градуска түбәнрәк дәрәҗәгә кадәр). Антициклон монда 17 февральгә кадәр хакимлек итәчәк.
14 февральгә каршы төндә -18, -23 градуска кадәр, урыны белән -27 градуска кадәр суыта, ә көндез -12 градустан -17 градуска кадәр көтелә. Пәнҗешәмбе, 15 февраль көнне, төнлә һәм иртән -22дән -27 градуска кадәр, урыны белән -30 градуска кадәр фаразлана. Көндез -16, -21 кадәр җылыта.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 16 һәм 17 февральдә, Татарстанда тәүлекнең караңгы вакытында -25... -30 градуска кадәр, ә түбән урыннарда -33 градуска кадәр салкын булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев