Татарстанга әбиләр чуагы әйләнеп кайтачак
Россия Гидрометеоүзәгендә шулай вәгъдә иттеләр
Идел буе федераль округының барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда алдагы көннәрдә нормадан 6-8 градуска югары температура урнашачак. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә, дип яза Татар-информ.
«Алдагы көннәрдә Идел буе федераль округында әбиләр чуагы хакимлек итәчәк, температура нормадан 6-8 градуска югарырак булыр дип көтелә. Бу алдагы ике көндә көндез һава температурасы +14..+18 градус булачак дигән сүз», - дип искәртте метеоролог.
Вильфанд сүзләренчә, суперҗылы (нормадан 7-8 градуска югарырак) һава торышы Урал һәм Көньяк Себер төбәкләрендә дә урнашачак. Моннан тыш, Таймыр, Якутия, Бурятия һәм Байкал артының көньягына да аномаль җылы һава торышы киләчәк.
Элегрәк КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев бу көздә аномаль җылы һава торышының астрономик сәбәпләр аркасында Татарстанга кабат килүе мөмкин түгел дип белдергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев