Татарстанга эссе көннәр кайта
Явым-төшемсез, бик җылы һава урнашачак
Татарстанда антициклон йогынтысында явымсыз, уртача җылы һава урнашты.
Төньяктан үтеп кергән агым һавага тагын да ныграк җылыну мөмкинлеге бирми әле. Кичә республикада көндез һава температурасы +20…+23 градустан артмады.
Төнге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +9…+13 градуска кадәр төште. Бүген көндез +20…+24 градус. Җомга – 23 августта көндез һава температурасы +21…+26 градуска җитәчәк.
Төнлә салкынча: +7…+12 градус. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк. Шимбә – 24 августта көндез +22…+27 градус. Көнбатыш районнарда урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар. Төнлә 8…+13 градус. Якшәмбе – 25 августта көндез һава температурасы +22…+27 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Төнлә +8…+13 градус. Кыска вакытлы яңгырлар явып узарга мөмкин. Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында республика антициклонның яңа дулкынына эләгәчәк. Явым-төшемсез, бик җылы һава урнашачак. Һава температурасы көндезге сәгатьләрдә +25…+28 градус тәшкил итәчәк. Уртача температура нормадан 4-5 градуска артыграк булачак.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/08/149603/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев