Татарстанга яңгыр һәм салкыннар килә
Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява
Бу атнада Татарстанда җылы һәм коры һава торышы көтелә. Атна уртасында гына кайбер районнарда яңгыр явачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген республикада +20 градуска кадәр җылы булачак. Икенче көнне дә көндез 15-20 градус, төнлә 0-5 градус фаразлана. Әмма атмосфера фронты һава торышын үзгәртәчәк: төнлә урыны белән яңгырлар булачак.
Пәнҗешәмбе көнне бераз суытачак, төнлә 0-5 градус, көндез 7-12 градус булачак. Кайбер урыннарда кабат яңгыр ява.
Фаразлауларга караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә явым-төшемнәр бик аз булачак. Һава температурасы төнлә -2дән+3 градуска кадәр, ә көндез 7дән 12 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев